Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Исәнме Яңа ел!"

Яңа елны без авыл клубында "Исәнме, Яңа ел"программасы белән каршыладык. Мәдәният хезмәткәрләре бәйрәм кичәсенең кызыклы һәм бай программасын әзерләделәр. Бәйрәмгә килгәннәрнең барысы да тамашачылар гына түгел, иң актив катнашучылар булдылар. Кыш бабай бүләкләрне дә кызганмады. Күп кенә яңа ел конкурслары, күңелле уеннар үткәрелде. Җиңүчеләрне призлар көтте. Чара ахырында үткәрелгән лотереядә һәр катнашучы үз призын отты.

Күңелле музыка, яхшы кәеф, котлаулар бәйрәмдә катнашучыларның барысына да ел буена күтәренке рух һәм энергия бүләк итте.