Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Яңа елны көткәндә"

Иң тылсымлы, якты, яраткан бәйрәм - Яңа ел якынлаша. Без ел саен аның килүен түземсезлек һәм дулкынлану белән көтәбез. Декабрьнең беренче көннәреннән китапханә киңлекләрен, залларны, уку зоналарын бизәү эшен башлыйбыз. Быел да безнең авыл китапханәсе бәйрәмчә Яңа ел бизәлешендә үзенең үзенчәлеген тапты һәм укучыларны каршы алырга әзер. Урамнан ук укучыларны яңа ел бизәкләре каршы ала. Тәрәзәләр һәм интерьер кар бөртекләре, яңа ел мишурасы һәм гирляндалар белән ялтырап тора. «Яңа ел биштәре» күргәзмәсе эшли. Күргәзмәдә кышкы кичне җылытырлык әдәби китаплар, яңа ел серләре, тәмле рецептлар һ.б тәкъдим ителә. Мәгълүмат почмагында Яңа елны ничек каршыларга , районыбызда узачак бәйгеләр турындагы мәгълүмат белән танышырга була.
Без сезне китап уку тылсымына кушылырга һәм Яңа елны китаплар белән башларга чакырабыз.