“Заман белән бергә атлыйбыз”
Хәзерге кешенең тормышын инде компьютер технологияләреннән башка күз алдына китереп булмый, һәм өлкән яшьтәге кешеләр яшь буыннан калышырга теләми, алар заман белән бергә атларга омтыла. Яшь үзенчәлекләре аркасында өлкән яшьтәге кешеләргә мәгълүмат, виртуаль аралашу, компьютер белү дөньясына мөстәкыйль керү авыр.Шушы максаттан өлкән яшьтәге укучылар өчен “Заман белән бергә атлыйбыз” мәгълүмат бирү сәгате узды. Чара барышында катнашучыларны компьютер җайланмасы, төп клавишаларның билгеләнеше, компьютерны ничек кабызырга, сүндерергә яки яңадан кабызырга, компьютерга нинди җайланмаларны тоташтырырга мөмкин булуы белән таныштылар. шәхси язышуны ничек алып барырга, табибка ничек язылырга, Word текстын төзү һәм редакцияләү программасын карадык, «Госуслуги»порталында мөстәкыйль рәвештә эш итәргә өйрәтелде.