Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне
9 декабрьдә бөтен дөньяда Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Коррупция проблемасы безнең ил өчен актуаль булып тора һәм ул елдан-ел куркыныч төс ала. Коррупция таралу масштаблары кимеми, ә арта. Авыл халкында коррупциягә каршы карашны пропагандалау һәм формалаштыру, хокукый аңны үстерү максатында китапханәдә киң даирә укучылары өчен мәгълүмат көне үткәрелде . «STOP коррупция» китап күргәзмәсе эшләде, анда Россиядә коррупциягә каршы дәүләт сәясәте турында материаллар, хакимият вәкилләре арасында коррупция һәм ришвәтчелек проблемасын ачык чагылдырган әсәрләр , шулай ук «Стоп коррупция» буклетлары тәкъдим ителде. Китапханәче китапханәгә килүчеләр белән әңгәмә үткәрде. Һәр укучыга таныш әсәрләрдә коррупция темасын анализлап бу күренешнең борынгы тамырлары булуын, коррупциянең без аны бетермичә юкка чыкмаячагын, коррупциягә каршы көрәшне һәрвакыт үзеңнән башларга кирәклеген ачыкладык
Башлангыч сыйныф укучылары белән «Балачактан коррупциясез " дип исемләнгән дәрес үткәрелде. Чара барышында коррупция, аның билгеләре һәм килеп чыгу сәбәпләре турында әңгәмә алып барылды. Балалар коррупциянең зыяны турында ачык мәгълүмат алдылар. Крылов әсәрләре буенча әңгәмә үткәрелде. Намуслылык җиңгән, коррупциягә урын калдырмаган ситуацияләрне карадык. Балалар коррупциягә каршы көчле көрәш алып барылуын, кечкенәдән намуслы һәм гадел булсак, без җиңә алачагыбызны аңладылар. Укучылар тагын бер тапкыр тормышта барысы да акча белән үлчәнмәвенә, һәрвакыт намуслы һәм тәртипле булып калуның мөһимрәк булуына инандылар. . Укучыларга бу темага рәсем ясарга тәкъдим ителде. Алар әлеге чарага кызыксыну күрсәттеләр һәм рәсемнәрдә коррупция моментларына карата үз мөнәсәбәтләрен чагылдырдылар.