Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Халыкара инвалидлар көне

3 декабрьдә бөтен дөньяда Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Бу көн хөрмәтенә китапханәдә «Шәфкать яшәгән җирдә бик матур " китап күргәзмәсе эшләде.

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында, авылыбызда ике инвалид бала тәрбияләүче Василовлар гаиләсендә булдым. Балаларның бераз гына булса да күңелләрен күреп, күчтәнәчләр тапшырып, аралашу, алар өчен зур сөенеч булды. Шатлыкларын яшермичә, гаиләләренә күрсәтелгән игътибар өчен рәхмәт сүзләре әйттеләр.