Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Дөньяда күп нәрсә белдем,син Туган тел аркылы.Интеллектуальная игра

.  21 февраль – Халыкара Туган тел көне. Шул уңайдан 19 февраль көнне башлангыч сыйныф укучылары белән “Дөньяда күп нәрсә белдем, син Туган тел аркылы”дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрелде. Максаты: Туган тел, туган йортны ярату, аның белән горурлану хисләре тәрбияләү. Балаларга туган телебезнең бай, матур,гүзәл, тапкыр, могҗизалы, җор тел булуын төшендерү.  Укучыларның белемнәрен ныгыту, фикер тирәнлекләрен, күзәтүчәнлекләрен, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерү. Туган илгә, туган телгә мәхәббәт, белемгә омтылыш тәрбияләү.

      Кичәдә туган телгә багышлангән шигырьләр укылды; мәкальләр, табышмакларга җаваплар табылды; сүзләрдән сүзләр төзү,”антоним-синонимнар” лотосы,тәрҗемәләр,өзекләрне белергә – болар барысы да интеллектуаль уендагы биремнәр иде. Кичә “Туган тел”җыры белән тәмамланды.

.