Табигать белгечләре
«Табигать белгечләре»экологик турниры китапханәнең мәктәп яшендәге актив укучылары белән узды. Чара башында «экология нәрсә ул, әйләнә-тирә табигать проблемалары һәм әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәт кирәклеге турында әңгәмә үткәрдек. Аннары төрле конкурсларда катнашып хайваннар һәм үсемлекләр дөньясына кагылышлы сорауларга җаваплар эзләделәр. «Экологик мозаика» һәм «Урман тавышы» уеннарында катнаштылар, үсемлекләр һәм хайваннар турында кем кайда яши? нәрсә үсә? Һәм башка викторина сорауларына җавап бирделәр, табигать сүзеннән яңа сүзләр төзеделәр, кошлар һәм балыклар турында табышмакларга җавап бирделәр, хайваннар турында кроссвордлар чиштеләр. Чара азагында укучылар табигать турында шигырьләр укыдылар. Чара кызыклы һәм танып белүчән булды, яшь укучыларның табигатьне күп белүләрен, яратуларын һәм аңа игътибарлы һәм сак карауларын күрдек