Китапханә дәресе "Алар барысын да белә"
Тормыш кешене яңадан-яңа мәгълүмат алырга, аны тупларга һәм алга барырга, яңа белемнәргә ирешергә, яңа ачышлар ясарга мәҗбүр итә. Монда белешмә әдәбият, энциклопедияләр ярдәм итә. Тик барысыннан да оста файдаланырга кирәк.Китапханәдә укучылар өчен cүзлекләр, энциклопедияләр кебек мәгълүмат чыганаклары белән тулырак таныштыру өчен китапханә дәресе үткәрелде. Дәреснең төп өлешендә китапханәче "энциклопедия" сүзен билгеләү, аның структурасы, төрләре, энциклопедияләрдән файдалану кагыйдәләре турында сөйләде.
Балалар игътибарлы тыңлаучылар гына түгел, сорауларга да җавап бирделәр, төрле биремнәрне үтәделәр, белешмә әдәбият белән мөстәкыйль эшләделәр, шуның белән алган белемнәрен һәм күнекмәләрен практикада ныгыттылар.