"Терроризмга Юк"
Хәзерге вакытта халыкның иминлеген тәэмин итүгә аерым игътибар бирергә кирәк. Соңгы елларда илнең кайбер төбәкләрендә балалар тормышын куркыныч астына куйган вакыйгалар еш күзәтелә. Беслан фаҗигасе дә тиз генә онытылмаячак. Шул максаттан яшүсмерләр өчен "Терроризмга Юк"темасына мәгълүмати-танып белү сәгате уздырдык. Уеннар һәм биремнәр аша катнашучылар саклык чаралары, куркыныч янаганда безнең гамәлләребез, зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтү, тыелган сайтларга кергәндә үзебезне ничек тотарга кирәклеге турында әңгәмә үткәрелде.