Татарча диктант-2025
14 ноябрь көнне китапханәдә ел саен үткәрелә торган "Татарча диктант 2025"белем бирү акциясе узды. Акциянең максаты-татар теленә һәм мәдәниятенә игътибарны җәлеп итү, бөтен дөнья буйлап татарларны берләштерү. Акция тел белемен тикшерергә һәм туган татар теленә мәхәббәт тәрбияләргә мөмкинлек бирә. Диктантның темасы танылган татар язучысы Каюм Насыйри әсәреннән өзек булды . Текстны китапханәче Локманова Г. Х. укыды.