Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Бердәм булып, кулыбыздан килгәнчә ярдәм итик”

Шекә авылында хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм җибәрү акцияләре дәвам итә. Махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм итү теләге белән оештырылган чаралар берсен-берсе алыштырып тора. Бу эшнең башлап йөрүчеләре, без- мәдәният хезмәткәрләре.

Октябрь аенда һәр көнебез, атнабыз "Бердәм булып, кулыбыздан килгәнчә ярдәм итик” девизы астында узды. Без мәдәният хезмәткәрләре “коры аш” әзерләү өчен яшелчәләр пешереп  киптеру эшенә кушылдык, шул ук вакытта авылдашлардан гуманитар ярдәм җыюны оештырып көндәлек кулланыш әйберләре һәм  егетләр сораган әйберләрне алу өчен 32 мең сум акча җыйдык. Ә кичләрен авылдашлар белән  клубка җыелып маскетлы сетка үрдек.

 Бүген тылның ныклыгы бик кирәк. Без бит тарихта әби-бабаларыбыз  Бөек Ватан сугышы елларында фронтка нинди юллар белән ярдәм итүләре турында ишетеп үскән буын вәкилләре. Ул дәвер кешеләре илебезгә килгән зур сынауны бергәләшеп җиңгән. Егетләргә ярдәм йөзеннән оештырылган изге эшкә өлеш керткән авылдашларыбызга олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Аллаһы Тәгалә сезне исәнлектән-саулыктан аермасын, дөньяларыбыз тизрәк тынычланып, ир-егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсын иде.