Бөтен дөнья балалар китабында. Китапханә дәресе
Язу һәм китапның барлыкка килү тарихын белү өчен без кече яшьтәге укучылар белән ерак «сәяхәткә» чыктык. Китапханәче балаларга пиктограммалар, төенчекле язу, чөйязу нәрсә икәнлеге, беренче «китап-плиткалар», «китап-ленталар», пергамент китаплар, туздан ясалган грамоталар нинди булганлыгы, кәгазьнең кайда уйлап табылуы һәм китап басуының башлангычы нәрсәдә икәнлеге турында сөйләде.
Балаларны китапханә структурасы һәм абонемент бүлегенә язылу кагыйдәләре белән таныштырдылар. Сирәк китаплар фонды белән танышып, булачак укучылар интерактив китаплар күрделәр, текстиль китап-әкиятләр уйнадылар. Вакыйга «Китап әйлән-бәйлән»уены белән тәмамланды.