Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Шекә- минем туган авылым

Китапханәдә яшүсмерләр һәм яшьләр белән туган якны өйрәнү сәгате узды. Катнашучылар авыл тарихыннан бик күп кызыклы мәгълүматләр белән таныштылар. Авыл урамнары буйлап "сәяхәт" итеп, күп кенә кызыклы ачышлар ясадылар. Ике командага бүленеп авылыбыз тарихына һәм тормышына кагылышлы биремнәрне үтәделәр. Чараның икенче өлешендә китапханәче авыл тормышы, аның хезмәт сөючән кешеләре турында сөйләде Бергәләп булачак авылның макетын төзедек,  авылда кирәкле һөнәр ияләре, аларның хезмәте турында сөйләшеп, үз эшләрен корып, яшәр өчен акча эшләүче авылдашларыбыз белән танышырдык. Чара азагында катнашучыларның үз авылларын үстерү стратегиясенә тәкъдимнәре тыңланды.