«Лермонтовны укыйбыз»
2025 елның 15 октябрендә XIX гасырның даһи рус язучысы, шагыйрь, прозаик, рәссам һәм драматург Михаил Юрьевич Лермонтовның тууына 211 ел тулды. М.Ю. Лермонтов рус әдәбиятына дөньякүләм танылу китергән шагыйрьләр рәтенә керә. Шагыйрьнең туган көнендә Шекә авыл китапханәсе «Китапханәдә лермонт шигърияте көне»XIII халыкара акциясендә катнашты. Оештыручы - «Балалар һәм яшүсмерләр өчен Пенза өлкә китапханәсе».
Бу дата уңаеннан укучылар «Лермонтовны укыйбыз»дигән әдәби кичәдә катнаштылар. Катнашучылар шагыйрьнең биографиясе, иҗаты һәм тормышыннан кызыклы фактлар белән таныша алдылар, язучының әсәрләрен укыдылар.