«Кече туганнарыбыз турында» әдәби сәгать
Бөтендөнья хайваннарны яклау көне-балаларга планетадагы күршеләребезнең гаҗәеп дөньясы турында сөйләү өчен менә дигән сәбәп. Балалар тематик сорауларга кызыксынып җавап бирделәр, табышмакларга җаваплар таптылар, табигатьтә һәм кеше тормышында хайваннарның әһәмияте турында белделәр һ.б. «Күңелле зоопарк» һәм «Тылсымлы әверелү» уеннарында катнаштылар. «Тере планета – тере җан» китап витринасы укучыларны хайваннар турындагы Кызыл китап һәм төп геройлары хайваннар булган матур әдәбият белән таныштырды.