«Гомер көннәрегез якты булсын»
Октябрь башында Өлкәннәр көнен билгеләп үтү күркәм традициягә әверелде. Бу көн лаеклы, зирәк, хөрмәтле кешеләргә багышлана. Шекә авыл китапханәсе авылыбыз өлкәннәре катнашында «Гомер көннәрегез якты булсын» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрде. Чара авыл җирлеге башлыгы Сәгыйтов В.В. ның бәйрәм белән котлавы белән башланып китте, китапханәче Локманова Г. Х. матур шигырьләр укып, уеннар белән чараны алып барды. Бәйрәм сәламе итеп, Шекә башлангыч мәктәбе укучылары, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм авыл үзешчәннәре матур шигырьләр, милли биюләр һәм җырлар бүләк иттеләр. Чара күңелле уеннар белән чәй өстәле артында узды. Олы яшьтәге кунакларыбыз мавыктыргыч уеннарда катнашып, зирәклек күрсәттеләр. Бәйрәм буе залда күңел җылысы һәм шатлык атмосферасы хөкем сөрде. Безнең өлкәннәребез бер-берсе белән аралаша, шатлыклары белән уртаклаша алдылар. "Җырладык, уйнадык, рәхәтләнеп ял итеп авылдашлар белән очраштык, зурлап чакыруыгыз өчен зур рәхмәт"- дип, күңелләре күтәрелеп таралышты өлкәннәребез.