Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Артышлы тау буе малае"

Китапханәбездә татар халкының тарихи үсешендә тирән эз калдырган, бөтен

тормышын һәм талантын халыкка хезмәт итүгә багышлаган, якташыбыз, Татарстан Республикасының халык язучысы Гариф ага Ахуновның тууына 100 ел тулу уңаеннан, Шекә авыл клубы белән берлектә "Артышлы тау буе малае" дип исемләнгән әдәби кичә узды.Кичәдә язучының тормыш юлы, иҗаты, гаиләсе турында сөйләнде, истәлекләр барланды.  “Тормыш хәзинәләре” китап күргәзмәсе аша аның әсәрләре белән таныштырып, эчтәлекләре буенча фикер алыштык. Кичә Гариф Ахунов сүзләре, Алмаз Исхаков көенә язылган “Казанбашым” җырын тыңлап тәмамланды.