Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

«Акыллы техника дөньясында»

Көнкүреш электр приборлары турында күзаллау формалаштыру максатыннан китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары өчен «Акыллы техника дөньясында» дигән темага мәгълүмат сәгате үткәрелде . Укучылар белән бергә «Золушка» әкиятен искә төшереп, аны   “акыллы” машина-ярдәмчеләр белән таныштырдык. Бәла-каза булмасын өчен аларны куркынычсыз куллану кагыйдәләрен кабатладык. Чара кысаларында укучылар көндәлек тормышны җиңеләйтү өчен билгеләнгән акыллы техниканың иң мөһиме – уңайлылык һәм яраткан шөгыльгә сарыф итәргә мөмкин булган буш вакыт бүләк итүен белделәр.