"Без террорга каршы"
Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне кысаларында кече яшьтәге укучылар белән әлеге көнгә багышланган чара үткәрелде. Чара барышында балалар бу көннең 2004 елның 1-3 сентябрендә Беслан шәһәрендә булган фаҗигале вакыйгаларга , террорчылыкның асылы, җинаятьчеләрнең нинди максатлар куюы турында белделәр. Урамда, транспортта саклык чаралары, таныш булмаган кешеләр белән аралашу һәм билгесез предметларны табу, теракт янаган очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштык. Уен ситуацияләре ярдәмендә үз-үзеңне дөрес тоту күнекмәләрен өйрәндек, ашыгыч ярдәм телефоны номерларын кабатладык.