Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Балкып яшә,горур илем

Республикабыз көне уңаеннан, авылыбыз клубы каршында җырга-моңга бай бәйрәм концерты булып узды. Бик рәхәт, матур ял киче булды бу. Балалар өчен уен, тәм- том сату ноктасы эшләде, авыл халкы, авылыбыз кунаклары үзешчән артистларыбызга кушылып җырлады, биеде, уеннарда катнашып рәхәтләннеп ял итте. Барлык катнашучыларга, тамашачыларыбызга зур рәхмәт. Илләр, көннәр имин, тыныч булып, гел шулай бердәм дус, туган илебез Татарстан дип горурланып яшәргә язсын.