«Россия символлары– ил тарихы»
Россия флагы көненә, 21 августта, китапханәдә кече яшьтәге укучылар белән «Россия символлары– ил тарихы» темасына викторина узды. Чара башында китапханәче Россия Федерациясе дәүләт флагының барлыкка килү тарихы һәм аның илебез тормышында әһәмияте турында сөйләде. Укучыларга төп символларны белү буенча викторинада катнашырга тәкъдим итеп, белемнәрен барладык. Ак, зәңгәр һәм кызыл табышмаклар чиштек. Ахырда «Как Петр I цвета для флага искал» мультфильмын карадык.«Гордо реет флагы России» күргәзмәсе эшләде. Чара Россия Федерациясенең Дәүләт флагы турындагы күзаллауларны киңәйтергә, патриотизм хисе тәрбияләргә ярдәм итте.