Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Тамчы шоу"

Шекә авыл китапханәсе, авыл клубы белән берлектә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан "Тамчы шоу"интеллектуаль уены үткәрде. Уенда ата-аналар һәм аларның балалары катнашты. Башта катнашучылар ирле – хатынлы мәхәббәт һәм тугрылык үрнәгенә әверелгән Изге Петр һәм Феврония тормышының гаҗәеп тарихы, бәйрәм символы-ромашка белән бәйле халык билгеләре белән таныштылар. Уен берничә этапта узды. Беренче турда әдәбият өлкәсеннән теоретик сораулар булды, шулай ук гаилә һәм мәхәббәт турындагы фильмнарны атадылар. Икенче турда милли традицияләрне белү буенча ярыштылар, табышмакларны чиштеләр; төрле халыкларның гаилә һәм гаилә кыйммәтләре турындагы мәкальләрен һәм әйтемнәрен атадылар һәм мәгънәсен аңлаттылар. Өченче турда әниләр турындагы җырларны искә төшереп, үз куллары белән ромашка чәчәге ясадылар, ромашканың һәр таҗына үз теләкләрен яздылар.

Бу көнне китапханәдә "Гаилә уңайлылыгы: җылылык һәм кайгырту"дигән китап күргәзмәсе эшләде. Күргәзмәдә гаилә кануннарына, иманга, намуска, мәхәббәткә, кешелеклелеккә тугры калырга өндәүче китаплар, әсәрләр тәкъдим ителде.