"Авыл көне"
Шекә авылында Авыл көне бәйрәме бик матур, оешкан төстә узды. Бәйрәм белән котлау өчен районыбыз җитәкчесе Алмаз Хисамутдинов катнашуы, берсеннән- берсе кызыклы уеннар, яхшы бүләкләр, җыр- бию, сәүдә нокталары, балалар өчен уен атракцоннары һәр кешегә онытылмас рәхәт ял бирде. Иң сөенечлесе һава торышы салкынча булса да яңгыр яумый түзде, гүя тырыш авыл халкы туганнары, дуслары белән ял итсен диде. Китапханәче бәйрәмне матур шигырьләр укып алып баруда катнашты.
Рәхмәт матур җыр- биюләрен бүләк итүчеләргә, уеннарда катнашучыларга, уеннарны оештыручы шушы җирлекнең бюджет хезмәткәрләренә, рәхмәтнең иң зурысы спонсорларыбызга һәм авылыбыз халкына.