«Без наркотиклар түгел, спортны сайлыйбыз»
26 июнь көнне Халыкара наркотиклар куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Бу көн уңаеннан, балалар һәм яшүсмерләр белән наркоманиягә каршы профилактика үткәрү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан чара узды.