Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

«Сугышның беренче көне"

22 июнь - Россия тарихындагы иң кайгылы көннәрнең берсе – Бөек Ватан сугышы елларында үз гомерләрен биргәннәрне искә алу һәм кайгы көне. Бу көнгә китапханәдә киң даирә укучылары өчен хәтер сәгате үткәрелде. Китапханәче катнашучыларга Бөек Ватан сугышы башлануы, немец-фашист илбасарларына каршы көрәштә халкыбызның үз илен нинди бәя белән һәм нинди югалтулар белән саклап калуы, Ватанны саклаучыларның батырлыгы һәм каһарманлыгы турында сөйләде. Чарада катнашучылар игътибарына китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Чара һәлак булучылар истәлегенә бер минут тынлык белән тәмамланды.