"Чиста су"
Без #ЭКОВЕСНА республика конкурсында катнашуны дәвам итәбез. Акциянең 8 атнасы "Чиста су"девизы астында уза. Китапханәче катнашучыларга авыллардагы кечкенә елгаларның яр буе территорияләрен чүп-чардан чистарту мөһим бурыч, аның кайбер мөһим сәбәпләре бар, дип аңлатты. Зур һәм Кечкенә елгалар планетада иң мөһим табигый ресурсларның берсе булып торуын, алар эчү, авыл хуҗалыгы, промышленность һәм тереклек эшчәнлегенең башка өлкәләре өчен төче су белән тәэмин итүләрен аңлатып сөйләде. Елга ярлары чүп-чарны һәм пычраткыч матдәләрне тотып торып фильтр булып хезмәт итә. Әгәр ярларны вакытында чистартмасаң, бу суның пычрануына һәм аның сыйфатының начараюына китерергә мөмкин. Яр буе территориясен җыештыру елганың биосферасын нәтиҗәлерәк чистартырга һәм аны сәламәт хәлдә тотарга ярдәм итә. "Сәламәтлек клубы" укучыларыбыз бу атнада да сулыкларның экологиясен һәм чисталыгын саклауга юнәлдерелгән акциядә бик теләп катнаштылар.
#Эковесна акциясе аларга чара гына түгел, ә саклауга үз өлешен кертү мөмкинлеге булды. Бу акция экологиянең киләчәге өчен шәхси җаваплылыкны аңларга һәм киләчәк экологик инициативаларга илһам бирде.