Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

«Барлык һөнәрләр дә мөһим» мәгълүмат бирү күргәзмәсе

Җир йөзенә кеше хезмәт итәргә килә. Хезмәт белән бәйле тормыштан ул үзенә ямь табып яши. Кешене кеше итүче дә, яшәвенә мәгънә бирүче дә хезмәт. Һәркем үзенең күңеленә ошаган һөнәрне сайларга хокуклы. Ул үзенең сайлаган һөнәре белән халыкка хезмәт итә, яшәвен мәңгеләштерә. Мәктәпләрдә уку тәмамлану көне якынайган саен чыгарылыш сыйныф укучылары күңелен «Кем булырга? Кайда укырга? Кайсы һөнәрне сайласам, тормышта үз урынымны таба алырмын икән?» дигән сораулар ныгырак борчый. Шул уңайдан, китапханәдә эшләүче «Барлык һөнәрләр дә мөһим» дип исемләнгән мәгълүмат бирү күргәзмәсе укучыларга һөнәр сайлау буенча күп кенә мәгълүмат алырга мөмкинлек бирде.