"Шалтырат, без янәшә"
17 майда Халыкара балалар ышаныч телефоны көне билгеләп үтелә. Китапханәдә балалар өчен ышаныч телефонын ашыгыч психологик ярдәм хезмәте буларак популярлаштыруга юнәлдерелгән мәгълүмат сәгате узды.
Китапханәче катнашучыларга дөньядагы беренче ышаныч телефоны тарихы турында сөйләде. .Балаларга бу хезмәтнең нәрсә икәнен һәм аның төп максаты — авырлыклар белән очрашкан балаларга һәм яшүсмерләргә психологик ярдәм күрсәтү икәнен аңлаттык. Әлеге хезмәттә эшләүче белгечләрнең квалификациясе — психологлар, социаль хезмәткәрләр һәм педагоглар булуын аңлаттык. Алган белемнәрен ныгыту өчен, балалар интерактив уеннарда катнаштылар. «Хис-кичерешләр һәйкәле» уенында алар, үз тәннәреннән скульптура композицияләре ясап, төрле хис-кичерешләрне сурәтләделәр. «Тылсымлы сүзләр» уенында тылсымлы эшләпәне түгәрәк буенча бер-берсенә җибәрделәр, дусларына изге теләкләр теләделәр, бу уен җылы һәм дустанә атмосфера тудырды.