Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Безнең дүртаяклы дусларыбыз"

"ЭКОяз-2025" республика конкурсы кысаларында җиденче атна "ЗооЗабота"девизы астында уза. Без актив укучыларыбыз белән, катнашуыбызны дәвам итәбез һәм «Дүрт аяклы дусларыбыз» темасына мәгълүмати - экологик сәгать үткәрдек. Чара башында катнашучылар үзләренең яраткан йорт хайваннары, аларның ничек барлыкка килүе һәм аларны ничек караулары турында сөйләделәр. Бер-берсе белән сөйләшкәндә, балалар бик күп кызыклы нәрсәләр белделәр. Китапханәче кече дусларыбызга сак һәм кайгыртучан мөнәсәбәтнең мөһимлеге һәм кирәклеге, йортсыз хайваннарга ярдәм итү турында сөйләде һәм аларга карата да мәрхәмәтле булырга өндәде. Алар безнең хәзерге чынбарлыкның бер өлеше , ләкин башка хайваннардан аермалы буларак, үз теләкләрен һәм ихтыяҗларын белдерә алмыйлар. Нәкъ менә бу проблема безнең игътибарыбызны таләп итә. Без кечкенә авылда яшибез һәм якында гына йортсыз хайваннар өчен приютлар юк. Ләкин авылдашларыбыз бик игелекле һәм ярдәмчел кешеләр, балалар әти-әниләре белән чит этләрне, мәчеләрне ашатуларын сөйләделәр. Без аларның ничек йортсыз калулары һәм ничек яхшы яшәргә теләүләре турында сөйләштек. Шулай ук санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне ничек үтәргә икәнен искә төшердек, хайваннарны тоту кагыйдәләрен бозган һәм алар белән начар мөгамәлә иткән өчен административ, җинаять һәм гражданлык-хокукый җаваплылык каралган булуын аңлаттык.

Чараның икенче өлешендә хайваннар  безнең солдатларга җиңүгә таба барырга ярдәм итүләре турында ведиороликлар карадык. Балаларга Бөек Ватан сугышы фронтларында эт һәм мәчеләрнең роле турында белү кызык булды. Без бергәләп төрле хайваннарның батырлыгы турында кызыклы мәгълүмат белән уртаклаштык.

Балалар төрле илләрдә дүрт аяклы дусларыбызга һәйкәлләр булуы турындагы мәгълүмат белән зур кызыксыну белән таныштылар.

Чарада катнашучыларның барысы да безнең дүрт аяклы дусларыбыз аларны яратырга, алар турында кайгыртырга һәм беркайчан да хыянәт итмәскә лаеклы дигән фикергә килделәр.