"Яз сулышы"
Шекә авыл клубында Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан бәйрәм концерты булды. Концерт программасында иң авыр һәм караңгы вакытта сугыш кырында солдатларга ярдәм иткән, тылда эшләүче хатыннарга, аналарга һәм балаларга өмет биргән сугыш елларының мәшһүр җырлары яңгырады. Солдатларның батырлыклары турында шигырьләр һәм биюләр башкарылды. Тамашачылар һәр чыгышны көчле алкышлар белән кабул итте. Финал чыгышы «Бәхет таңы башка атмады» инсценировкасы һәр тамашачы күңеленә үтеп кереп, бу авыр еллар турында күзаллау бирде. Бәйрәм концерты һәркемгә ошады.