«Бөек Ватан сугышы юллары буйлап»
Вакытлар үтү белән халык хәтереннән югала, архив байлыгына әйләнә торган вакыйгалар була. Ләкин еллар үтү белән, киресенчә, үлемсезгә әйләнә торганнары да бар. Мондый вакыйгаларга Бөек Ватан сугышы керә. Китапханәдә югары сыйныф укучылары өчен Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Бөек Ватан сугышы юллары буйлап» дигән патриотик викторина үткәрелде. Викторина сорауларына Герой-шәһәрләрнең төп сугышларын белү, геройлар, полководецлар исемнәре, сугыш вакыйгаларына багышланган һәйкәлләр, герой якташлар турында һәм башка кызыклы сораулар кертелгән иде. Чара барышында катнашучылар фронтовик шагыйрьләрнең шигырьләрен укыдылар, фронтовик язучыларны рәсемнәре буенча таныдылар. Бөек Ватан сугышы турындагы тарихи-публицистик һәм матур әдәбият белән таныштыручы «В книжной памяти мгновения войны» исемле китап күргәзмәсе белән таныштылар.