Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Авылым гүзәллеге"

1-21 март көннәрендә Шекә авыл китапханәчесе  "Авылым гүзәллеге" марафоннар фестивалендә  катнашты һәм җиңүче булды. 14 апрель көнне,  Иске Кырлай авылы мәдәният йортында Арча районы буенча җиңүчеләрне һәм финалистларны котлап матур очрашу узды. Очрашуда  "Татнетны үстерү фонды" оешмасының башкаручы директоры Гатауллин Раил Мәүлет улы; Арча районы мәдәният идарәсе башлыгы Әюпов Илфар Илдар улы; "Казан арты" тарих-этнография музее директоры Камалова Гөлназ Гыльметдин кызы;шагыйрә,Татарстан Язучылар берлеге әгьзасы Йолдыз Шәрәпова; "Сөембикә" журналы хезмәткәре, "Әниләр марафоны" нының оештыручысы Динара Әхмәт катнашты.  Авыл тарихларын саклауга хезмәте кергән җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләк тапшырылды.