Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Без аерым җыем өчен"

"ЭКОяз" республика конкурсы кысаларында, "Сәламәтлек клубы"укучылары белән  бу атнада «Мы за раздельный сбор»  акциясенә катнаштык. Чүп-чарны аерым җыю буенча экологик акция-ул экологик тәрбия һәм традицияләр формалаштыру гына түгел, ә киләчәгебез өчен мөһим адым да.

Китапханәче укучылар белән «Калдыкларны бүл, табигатьне сакла! " дигән темага, көнкүреш калдыклары белән эш итү культурасын формалаштыруга юнәлдерелгән, экологик сәгать үткәрде.

 Катнашучыларга планетада чүп-чар күләме елдан-ел арта баруын, ә аны яндырган очракта экологиягә зур зыян китерелүен аңлатты. Тимер банкалар, әгәр аларны табигатьтә калдырсаң, экологиягә зыян килергә мөмкин. Металл эшләнмәләр 500 елга кадәр таркала. Бу вакыт эчендә алар хайваннар һәм кошлар өчен имгәнү куркынычы булуын аңлатып әңгәмә алып барды.

Экология өчен зыянны киметү өчен, калай банкаларны утильләштерергә, мәсәлән, эшкәртергә кирәк. Алынган материалдан яңа савытлар, шулай ук төрле төзелеш материаллары, мебель производствосы өчен конструкцияләр җитештерергә мөмкинлеген искәртте.

Икенче көнне катнашучылар калай банкалар алып килделәр һәм СВО  зонасында булган безнең сугышчыларга ярдәм итү өчен алардан окоп шәмнәре ясадылар.

Акциядә катнашучылар чүп-чарны аеруның әйләнә-тирә мохитне пычратуны булдырмау максатыннан эшләнүен белделәр, табигатьне, аның байлыкларын сакларга өйрәнделәр. Һәм алар үз куллары белән ясаган шәмнәр безнең хәрби хезмәткәрләрне СВО зонасында җылытсын дип теләделәр