Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Җырлап үттем данлы көрәш юлын. Әдәби кичә

   Дөнья әдәбияты тарихында иҗатлары белән исемнәрен мәңгелек данга күмгән шагыйрьләр бар. Ләкин шагыйрь һәм герой М.Җәлил кебек әсәрләре белән генә түгел, бәлки үлем белән дә исемен мәңгеләштергән шагыйрьләр бик аз.         15 февраль көнне герой шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан, башлангыч сыйныф укучылары белән ”Җырлап үттем данлы көрәш юлын”дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде.  Максаты: Муса Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты һәм сугышта күрсәткән батырлыклары, Җәлилчеләр белән таныштыру; М.Җәлил шәхесе һәм Җәлилчеләр белән горурлану, соклану хисләре тәрбияләү; татар халкының бөек улы, герой-шагыйрь  иҗатын өйрәнүне дәвам итү; патриотизм, илгә, халыкка тугрылык хисе тәрбияләү.                                                                                         

Кичәдә Муса Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты, сугышта батырларча һәлак булуы;  Җәлилчеләр турында сөйләнде. Шагыйрьнең шигырьләрен укучылар яттан сөйләде. Иҗаты һәм тормыш юлына багышланган викторина уйнатылды, шигырьләре буенча табышмаклар әйтелде.”Муса Җәлил-үлемсез шагыйрь” исемле күргәзмә төзелеп, укучылар игътибарына тәкъдим ителде. Кичәдә 16 укучы катнашты.                                                                                  

Без аның иҗаты һәм батырлыгы алдында баш иябез. Җәлил белән бер милләттән булуыбызга чиксез горурланабыз!