"Китаплар илендә"
Китапханәбездә балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларыбыз кунакта булдылар. Алар белән балалар китабы атналыгы кысаларында тылсымлы әдәбият дөньясында сәяхәт иттек.
Китапларны карап, кызыклы әсәрләрне укыдык, таныш әкиятләрне сәхнәләштереп уйнадык, китапны саклап тоту кагыйдәләре турында сөйләштек.
Сәяхәтне балалар өчен чыгучы "Салават күпере" журналының 35 еллыгы уңаеннан, журнал сәхифәләре буенча дәвам иттек. Тышыннан ук исеменә туры килеп торган журналының биремнәрен эшләп, матур рәсемнәрен карап, әкиятләрен укып танышкач, бу журнал, серле дә, тылсымлы да булуы белән балаларга ошады. Китап илендә узган бу көннәре балаларга, зур сөенеч бүләк итте.