"Безнең канатлы дуслар"
3 апрель көнне китапханәдә "Сәламәтлек клубы" укучылары белән "Канатлы дусларыбыз"дигән темага экологик сәгать үткәрелде. Без кошларның файдасы, кешеләрнең елның төрле вакытында аларга карата сакчыл мөнәсәбәте турында сөйләштек. "Булсаң зирәк, әйт тизрәк" уены аша катнашучылар кошлар турындагы белемнәрен күрсәттеләр, табышмакларга җаваплар таптылар, рәсемнәр буенча кошларны таныдылар, кышлаучы һәм күчмә кошларны искә алдылар.
Кошлар көнендә һәр бала сыерчык оясы ясады. Оя сайлаганда, кошлар аның матурлыгына гына түгел, куркынычсызлыгына һәм уңайлылыгына да игътибар итүләрен аңлаттык. Һәр сыерчык оясын мөмкин кадәр тизрәк үз йортыбыз тирәсенә урнаштырырга тәкъдим иттек.