"Ислам дине- тормыш мәгънәсе"
Җир йөзендә матур яшәр өчен, Аллаһ иллаһи кануннар булдырды. Шул кануннар буенча яшәү кагыйдәләре белән таныштыру максатыннан, китапханәдә, "Ислам дине- тормыш мәгънәсе" дип исемләнгән чара узды. Чараны китапханәче, матур әдәбият әсәрләре аша, Аллаһ булдырган кануннарның исәнләшү, киенү, сөйләм әдәбе кагыйдәләре белән таныштырудан башлады. Авылыбыз мөгаллимәсе Гөлфия апа Вилданова ислам дине кушканча, иманлы булып, Коръән кушканча яшәү турында бик эчтәлекле чыгыш белән дәвам итте. Роза Кашапованың “Ислам тынычлык дине” шигыре аша, балаларга аңлаешлы итеп, анализлап , Аллаһ кушканча яшәгәндә һәр эшебезнең уң, тормышыбызның тыныч булачагын аңлатып күрсәтте.
Икенче көн тәртибе буенча китапханәче “Ислам дине белем нуры, динсезләргә ул нур күренмәс” китап күргәзмәсе белән таныштырып, балаларны “Татар исемнәре” китабы белән таныштырды, исем кешенең тормышында зур роль уйнавын аңлатты.
Чираттагы көн тәртибе буенча, ИСЛАМ сүзенең һәр хәрефенә яшерелгән бүләкләрне табып, “Нәрсә булса-нәрсә булачак” уены аша балаларның уйлау, фикер йөртүләрен ачыкладык, Аллаһы Тәгаләнең кодрәте белән булдырылган әйберләрне төркемләүгә уен оештырдык. Иң күп дога белүче балаларны ачыкладык, мөгалимә апабыз догаларны дөрес укуларын тикшереп торды. “Тартмада ни яшерелгән?” уены аша очрашу истәлеге супер-призны балалар бик кызыксынып эзләделәр, Илназ Ризванов бу бүләкне белде һәм алды. Балаларга “Көндә кирәкле догалар” буклеты өләшенде, догаларны өйрәнергә, һәр эш гамәлне дога белән башлаганда аның ярдәменә һәм саклавына өмет булуын аңлаттык.
Чара бик эчтәлекле узды. Катнашучы балалар бик игътибар белән тыңлап, әңгәмәләрдә катнашып утырдылар. Ислам дине кушканча яшәүнең мөһимлеген аңладылар.