Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Җир көне"

20 март-Бөтендөнья Җир көне. Бу көн-үзенчәлекле. Ул безгә Җир — безнең уртак йортыбыз, ә без — анда яшәүчеләр икәнен искә төшерә. Бу көнне китапханәдә киң укучылар өчен мәгълүмат көне үткәрелде. Бу көнне экология проблемалары турында уйланып кына калмыйча, планетабыз өчен файдалы нинди эшләр башкарырга мөмкинлеге, табигатьне саклау мөһимлеге турында һәр укучы белән мәгълүмат бирү күргәзмәсе янында әңгәмә уздырылды. “Что мы можем сделать для экологии Земли!” буклетлары тәкъдим ителде.