Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Кешенең үз язмышы үз кулында"

Быел күренекле татар язучысы һәм галиме Хәсән Сарьянның тууына — 95 ел. Шул уңайдан "Кешенең үз язмышы үз кулында" темасына, киң катлам укучылар белән әдәби сәгать узды. Сүз язучының "Бер ананың биш улы" әсәре буенча барды.

Әсәр эчтәлеге буенча  туганнарның бер – берсенә мөнәсәбәте, ана һәм бала арасындагы мөнәсәбәтләр, эчкечелек, гаилә алдындагы җаваплылык, сугыш китергән афәт һәм башкалар турында фикер алыштык.