Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Милли китапханәгә 160 ел

Киң даирә укучылары өчен Милли китапханә ачылуга 160 ел тулуга багышланган китапханә дәресе үткәрелде. Укучылар китапханә турында бик күп кызыклы нәрсәләр белделәр, презентация карадылар. Чара барышында китапханәче катнашучыларны татар китабының үсеше һәм Милли китапханәнең тарихы белән таныштырды, Татарстан Республикасының заманча Милли китапханәсендә бай китап фонды, яхшы техник җиһазлар һәм матур заллар булуы турында сөйләде. Хәзерге Милли китапханәдә укырга, шөгыльләнергә, төрле чараларда катнашырга, йомшак кәнәфиләрдә утырып китап укырга һәм Казансу яр буен күзәтергә мөмкинлеген искәртте.