Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Дан сиңа, Ватанны саклаучы"

Китапханәдә кече яшьтәге укучылар өчен Ватанны саклаучылар елына багышланган  рәсем конкурсы узды. Катнашучылар үз эшләрендә Ватанны саклаучыны, хәрби техниканы яки Ватанны ничек сакларга кирәклеге турында сюжет иллюстрациясен ясарга тырыштылар. Балаларның рәсемнәре матур килеп чыкты, алар Ватаныбызны саклаучыларга җылылык, мәхәббәт, ихласлык белән, хәрби һөнәр ияләренә тирән хөрмәт күрсәтәләр. Һәр катнашучының рәсеме иң уңышлысы дип бәяләнде.