Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Окоп шәме" ясау

МХО дагы егетләргә ярдәм итү нияте белән окоп шәмнәре ясадык. Окоп шәме – ул кыр шартларында җылылык һәм яктылык чыганагы. Калай банкаларны авылдашлар белән бергәләп җыйдык, башлангыч сыйныф укучылары белән банкаларның кәгазь язуларын куптардык, алар да үз ярдәмнәре тиюгә бик шатландылар. Китапханәче окоп шәменең файдасы турында сөйләп, ясау тәртибен аңлатты.  Үзләренең патриотик бурычларын үтәүче солдатларларга безнең ярдәм бик тә кирәклеген аңлап, бу изге эшкә күп авылдашларыбыз кушылды,  бердәмлектә – көч.Барлык хезмәте кергәннәргә зур рәхмәт.

Бу шәмнәр солдатларга өй җылысы, күңел җылысы биреп янсыннар һәм аларның туган якларына исән- имин кайту минутларын тизләтсеннәр иде.