Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Шекә-минем туган авылым"

Үсеп килүче буын безнең туган урыныбызның гомеребез буена кадерле икәнен белергә тиеш. Шул максаттан Шекә авыл китапханәсе яшүсмерләрне һәм яшьләрне "Шекә-минем туган авылым!»дип исемләнгән туган якны өйрәнү сәгатенә җыйды. Чарада катнашучылар үз ватаннары турында белемнәрен ныгытатылар, авыл тарихыннан бик күп кызыклы мәгълүмат белделәр. Кече Ватаныбыз буйлап сәяхәт итеп, күп кенә кызыклы ачышлар ясадылар.