Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Яшәү яме"

  Китапханәдә “Ак калфак”  оешмасы апалары белән “Яшәү яме” дип исемләнгән матур кичә узды. Кичәнең беренче өлеше “Яшәү яме-исламда”дип аталды. Үз-үзеңне танып белүнең серләре, дөрес яшәр өчен, хаталардан мөмкин кадәр азат булу һәм үзеңне тагын да камилләштерү өчен Коръән кушканча яшәү темасын авылыбыз абыстае Нүрсәнә ханым үз чыгышында төрле мисаллар белән аңлатып сөйләде. Тәкъдиргә язылганны шөкер итеп кабул итә белү, үзебездән соң килгән яшь буынны үзебезнең үрнәктә тәрбияләү без әби- бабайлар өстендә икәнен онытмаска чакырды.

     Раббыбызның рәхмәте иңгән Рамазан ае, бу ай турында Коръәндә нинди хәбәр килә? Быелгы Рамазан аена  без әзерме? Яшь буынга нинди үрнәк күрсәтәбез, авылыбыз мөгалимәсе Гөлфия апа менә шушы теманы ачып салып, бик эчтәлекле чыгыш ясады. Ислам дине буенча сораулар биреп, катнашучы апаларның белемен дә тикшереп карадылар, сорауларына җаваплар бирделәр.

   Икенче көн тәртибен китапханәче,  милләтебезнең асыл кыйммәтләрен яшь буынга җиткезү кебек игелекле эшләр башкаручы “Ак калфак” оешмасы апаларын якынлашып килүче  халык-ара хатын кызлар көне белән котлап, чәй өстәле артында “Яшәү яме- хатын-кыз” темасы белән  дәвам итте. Күңелле уеннар, җыр, хатын-кыз бөеклеге, тормыш кануннары буенча яшәү темасына шигырьләр укылды.  

    Кичәдә “Яшәү ямен тоеп” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләде. Күргәзмәнең “Асыл максатыңны онытма” бүлегендә  ислам дине кануннары буенча яшәргә өндәүче, “”Яшәү кадерен белик!” бүлегендә , яшәү фәлсәфәсе, туу һәм үлем, гыйбрәтле язмышлар сүрәтләнгән әсәрләр тәкъдим ителде.

   Кичә гаҗәеп җылы мохиттә, күңелле дә, файдалы да узды, барлык катнашучыларга да ошады.