"Батыр исемен йөртер ир-егет"
23 февраль, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан авылыбыз клубында бәйрәм концерты узды. Концерт программасында сугышчан хәрбиләр, Бөек Ватан сугышы ветераннар турында, туган ил турында композицияләр яңгырады.
Барлык катнашучыларга зур рәхмәт. Алар үзләренең чыгышлары белән, илебез каһарманнарының барлык буыннарына да хөрмәт күрсәттеләр.