«Туган тел ул була бер генә - туган телнең кадерен бел генә»
21 февраль-Халыкара туган тел көне. Әлеге дата уңаеннан Шекә балалар бакчасында «Туган тел ул була бер генә - туган телнең кадерен бел генә» дип исемләнгән балалар иртәсе үткәрелде. Чара җырлы-моңлы туган телебез татар теле , горур милләтебезгә мәдхия җырлаган шигырьләр уку белән башланды. Татар халык мәкалләре, табышмаклар чишеп, татар авазлары иленә сәяхәт ясап, билгеле хәрефтән татарча сүзләр табуга юнәлдерелгән “Нинди сүз яшерелгән”, “Татарчасы ничек?” уеннарын оештырдык. Татарча дөрес итеп сөйләшә алу мөмкинлекләрен камилләштерү максатыннан “Түбәтәй” уенын уйнадык.