Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Голос Победы -Җиңү авазы"

Тәрбияви, ватанпәрвәрлек төшенчәләрен үз эченә алган, һәм дә үсеп килүче буында Ватаныбызга булган горурлык хисе һәм мәхәббәт уятуны максат итеп куйган "Голос Победы - Җиңү авазы" исеме астында авыл клуб учрежденияләре арасында районкүләм хәрби патриотик фестиваль - бәйгенең чираттагысы, безнең Шушмабаш авыл җирлегендә булып узды. 14 февраль көнне, шушы бәйгедә укучыларым белән катнашып, “Бәхет таңы башка атмады” дип исемләнгән театраль күренеш тәкъдим иттек.