Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Рәхмәт Сезгә, ветераннар!"

Сугышның кырыс сынауларын узган ветераннар безнең өчен һәрвакыт батырлык, ныклык һәм сыгылмас ихтыяр үрнәге булып калалар. Бөек Җиңүнең 80 еллыгына медальләр тапшыру кичәсе буыннарны берләштерүче һәм тынычлык хакына көчләрен һәм сәламәтлекләрен биргәннәрне искә төшерүче мөһим вакыйгага әверелде. Ветераннарга тапшырылган бүләкләр тирән рәхмәтебезне һәм хөрмәтебезне символлаштырды. 14 февральдә Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев үзе авылыбызга килеп, һәр ветеранга Җиңүгә керткән зур өлеше өчен рәхмәт белдерде. Без шулай ук укучылар белән медальләр тапшыру тантанасында катнаштык һәм авылыбыз ветераннарына рәхмәт сүзләре җиткердек .