«Герой-шагыйрь Муса Җәлил»
15 февраль көнне татар халкының бөек улы, каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Аның әдәби мирасы совет әдәбиятының кыйммәтле бер казанышы булып тора.
Шекә балалар бакчасында тәрбияләнүче кече яшьтәге укучыларым белән герой- шагыйрьнең туган көне уңаеннан әдәби кичә уздырдык. Китапханәче балаларга шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты турында сөйләде. “Халкыбыз каһарманы” китап күргәзмәсеннән “Куян” , “Сәгать”, “Карак песи”, “Әтәч” шигырьләрен сәхнәләштереп укыдык, “Кызыл ромашка” шигырен укып фикер алыштык.