Әфганистан йөрәк ярам.
15 февраль- сугышчы–интернационалистларны искә алу көне, Әфган Республикасыннан совет гаскәрләрен чыгарган көн.
Илебез тарихының әрнүле, кайгылы бу вакыйгасы узганга быел 36 ел. Шул уңайдан, 13 февраль көнне, Әфганчы авылдашыбыз Нияз Магсумов белән "Әфганстан йөрәк ярам"дип исемләнгән очрашу уздырдык. Әфганстан җирендә барган сугышны күзаллау белән барган бу кичәдә, ветераныбыз үзенең хәтирәләре белән уртаклашты, авылыбызның яшь буын балалары җыр, биюләр белән чыгыш ясады. Чараны китапханәче Локманова Г.Х. алып барды. "Пламя и пепел Афганистана" күргәзмәсе эшләде.